Результаты поиска
- Кичкә таба минем кан басымы күтәрелеп, гипертония кризы башланды, иртәгесен врач чакырырга туры килде, һәм мин өч көн караватта, өч мендәргә аркамны куеп, ярым ятып, ярым утырып торырга мәҗбүр булдым. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- - Көн үткән саен, исәп ишембаевлар файдасына үзгәрде, чөнки Азат сәйдәшевтән хәбәр-хәтер юк иде. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Аягыма басу белән, мин Яшел үзәнгә чыгып киттем. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- - Яшел үзән - тын һәм тыныч шәһәр. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Исеме җисеменә туры килә - ул яшеллеккә күмелеп утыра. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Дөрес, шәһәрнең төп өлеше хәзер үзән җирдә түгел, тау башында. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Монда оргсинтезның кызгылт төтене дә, Волжск шәһәренең кәгазь комбинаты исләре дә килеп җитми, шуңа яфраклар да үз вакытында саргаеп, үз вакытында коела, чыршы-нарат инәләре дә озын гомерле. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Кояш якка караган тау битләвендә бакчалар, андагы түтәлләр баскыч-баскыч итеп, террасалап эшләнгән. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Алмагачлар һәм чия чәчәк атканда тау битләвенә кабат ап-ак кыш әйләнеп кайткандай була. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- - Советлар Союзы чорында иосип броз титоны һәм кайбер башка чит ил коммунистларын Сталин бабаң шушы шәһәрдә тоткан, диләр. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР